World News

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул ителә

Татарстанның яшь аниматорларын һәм кинематографистларын берләштерүче «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фестиваль ике номинациядә үткәрелә: «Татар телендә анимацион фильмнар» һәм «Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар». Бәйгедә 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар иясә коллектив катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада – пластилин, кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгәннәре дә кабул ителә. Кинофестивальдә призлы урыннар ияләре акчалата бүләкләр алачак.

Төп темалар – гореф-гадәтләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия анимацион фильмнар.

Гаризалар кабул итү – 2024 елның 1 августыннан 2024 елның 1 ноябренә кадәр. Икенче этап – сайлап алу туры, жюри эшчәнлеге – 2024 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап – финал. Ул 7 декабрьдә «Мир» кинотеатрында булыр дип көтелә.

Кинофестиваль Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.

Читайте на 123ru.net