World News

Лениногорскида уракта эшләүче комбайнчылар арасында беренче атна җиңүчеләре билгеле

Яңгырлар явып тора, шунлыктан урып-җыю эшләре тоткарлык белән бара. Лениногорск Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 7 август көне мәгълүматларына караганда, район кырларында урып-җыю 19 процентта башкарылган, 4126 гектардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина хәбәр итә.

Уртача уңыш гектарыннан 26,4 центнер чыга. Бүгенге көнгә кадәр барлыгы 10877 тонна икмәк җыелган. «Союз-агро»ның Зеленая Рощадагы бүлекчәсе һәм «Лениногорск кошчылык фабрикасы» бөртекле культуралар җыюны төгәлләде, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Иң югары уңыш – «Союз-агро»да, гектарыннан 28,7 центнер.

Быелгы уракта игенчеләр алдында 22 мең гектарга якын мәйданнан бөртеклеләр җыеп алу бурычы тора. Әле тагын техник культуралар да бар.

Гадәттәгечә, урак вакытында атна саен иң күп суктырган комбайнчыларны билгелиләр. Аларга аннары әләм һәм акчалата сертификат бирелә. Комбайнның егәрлегенә карап, 4 төркемгә бүләләр.

Аз җитештерү көчендә булган комбайннар арасында җиңүче – Азат Хәбибуллин, КЗС-7 комбайнында бер атнада 133 тонна бөртекле суктырган, «Хәбибуллин Ф.З» фермер хуҗалыгында эшли.

Уртача җитештерү көчендә булган комбайннар арасында Владимир Фомин җиңүче булып танылды, «Союз-агро» комбайнчысы «Мега-370» комбайнында 235 тонна бөртекле суктырган.

Уртачадан югарырак булган комбайннар арасында шул ук хуҗалыктан Константин Исаев җиңүче булды, «Тукано-480» комбайнында бер атнада 237 тонна суктырган.

Югары җитештерү көчендә булган комбайннар арасында «Август-Лениногорск» җәмгыятеннән Рамил Зиангиров иң яхшы эшләүче дип танылды. Ул «Тукано-570» «кыр корабы»нда 256 тонна бөртекле суктырган.

Читайте на 123ru.net