World News

Көньяк Африка Республикасы Президенты Казанга БРИКС саммитына киләчәк

Көньяк Африка Республикасы Президенты Казанга БРИКС саммитына киләчәк

Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамапоса быелның октябрендә Казанда узачак БРИКС саммитына килә.

Дәүләт башлыгы администрациясенең рәсми вәкиле Винсент Магвенья белдергәнчә, Көньяк Африка Республикасы Хөкүмәте берләшмәдә әгъза булып торучы илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен Россия Федерациясе тарафыннан башкарылган эштән канәгать калган.

Спикер әйтүенчә, БРИКСта катнашучыларның саны арту яңа мөмкинлекләр тудыру белән бергә, берләшмәнең уртак эшен координацияләү буенча зур тырышлык та таләп итә. БРИКС илләренең милли валюталары позицияләрен ныгыту мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.

Хәзерге вакытта БРИКСта BRICS Bridge күпьяклы цифрлы исәп-хисап ясау-түләү платформасын булдыру темасы хакында фикер алышалар. Ул үзара исәп-хисап ясауны оештырырга һәм берләшмә илләре валюталарының дөньякүләм позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәк.

Читайте на 123ru.net