World News

Чистайдан махсус операциягә киткән хәрбинең хатынын беренче баласы тууы белән котладылар

Чистайдан махсус хәрби операциягә киткән ир-атның хатынын беренче баласы тууы белән котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе яшь әнине котларга килде һәм коляска бүләк итте. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Барысы да яшь әнине беренче баласы туу белән котларга килде. Сабыйга Эрика дип исем кушканнар.

«Барыгызны да әлеге шатлыклы вакыйга, дөньяга яшь чистайлы туу белән котлыйм! Безнең һәм дәүләтебезнең төп бурычларыннан берсе илдә балалар санын арттыру. Менә сезнең кебек гаиләләр ярдәмендә бездә әнә шундый сөйкемле сабыйлар туа. Сезнең барыгызга да Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен, гаилә башлыгы, нәни Эриканың әтисе исән-сау, батыр булып кайтсын! Нәни Эрикага тигез гаиләдә, әтиле-әниле булып үсәргә насыйп булсын. Без гаилә башлыгы илебезнең мәнфәгатьләрен яклаган әлеге гаилә өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәкбез», - диде башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева шулай ук әлеге ханымны кызы тууы белән тәбрик итте һәм аңа бала туу турында таныклык тапшырды. Туганнары һәм бала тудыру йорты җитәкчелеге матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итте һәм изге теләкләрен җиткерде. Ахырда барысы да бергәләп фотога төштеләр.

Читайте на 123ru.net