World News

Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков Әлмәттә төп объектлар белән танышты

Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков Әлмәттә төп объектлар белән танышты

Әлмәттә Россия Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков булды. Муниципаль берәмлекләрне үстерү һәм җирле эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Сәфәр вакытында ул шәһәр инфраструктурасының төп объектлары белән танышты һәм районның авыл җирлекләре башлыклары һәм бизнес-бергәлек вәкилләре белән очрашты. Очрашу Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашында креатив процесслар фабрикасында узды. Муниципаль берәмлекләрне үстерү һәм җирле эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучылар Дәүләт Думасы вице-спикерына кызыксындырган сорауларны бирә алды. Владислав Даванков Әлмәт районында социаль-икътисади вазгыятьне яхшырту буенча эшнең төп юнәлешләре турында үз фикерләре белән уртаклашты. Владислав Даванков сүзләренчә, эшмәкәрләрнең һәрвакыт сораулары күп, әмма һәр төбәктә алар үзенчәлекле.

Очрашудан соң мәртәбәле кунаклар «Нефть югары мәктәбе» кампусында, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә һәм шәһәр сусаклагычында булдылар. Дәүләт Думасы вице-спикерының шәһәрдән алган беренче тәэсире яхшы булып чыкты. Ул Әлмәттәге кешеләрнең үз төбәкләрен һәм шәһәрләрен яратуларына игътибар итте, ә бу, аның фикеренчә, алар монда калсын, эшләсен һәм киләчәкләрен төзесен өчен иң мөһиме.

«Беренче чиратта, мин һәрвакыт шәһәргә түгел, ә кешеләргә карыйм. Кешеләрнең күзләре яна, кешеләр үз төбәкләрен, үз шәһәрләрен ярата, ә бу, мөгаен, кешеләр монда калсын, эшләсен һәм үз киләчәкләрен төзсен өчен иң мөһимедер», - диде Владислав Даванков.

Читайте на 123ru.net