World News

«Реальное время»ның элеккеге баш мөхәррире Сергей Кощеев махсус операциядә каты яраланган

«Реальное время» интернет-газетасының элеккеге баш мөхәррире Сергей Кощеев Авдеевка юнәлешендә хәрби биремне үтәгәндә каты яраланган. Ул июль башында махсус хәрби операция зонасына киткән иде. Бу хакта басма үзе хәбәр итә.

«Реальное время» мәгълүматлары буенча, Кощеев бәрелештә кулын югалта һәм җәрәхәтләр ала. Аңа Ясиноватая шәһәрендәге госпитальдә операция ясаганнар. Хәзер ул аңында һәм Ростов өлкәсендәге хәрби госпитальдә дәвалана.

«Хәзер озак газаплы дәвалануны һәм тернәкләнүне көтәм, ләкин бернәрсәгә дә үкенмим. Казанда өемә якынрак госпитальдә дәваланырга телим», - диде Сергей Кощеев.

Искәртик, Кощеев махсус хәрби операция зонасына 2 июньдә китте. «Татар-информ»га «Реальное время» медиакомпаниясе директоры Анна Саушина хәбәр иткәнчә, Кощеев махсус операция зонасына 2022 елда ук барырга теләвен белдергән. «Күрәсең, хәзер аның шундый мөмкинлеге барлыкка килгән», - диде ул.

Читайте на 123ru.net