World News

Әлмәттә студентлар форумга җыелды

Әлмәтнең Югары нефть мәктәбендә «Лига форум: җәй» студентлар мәгариф форумының 1 сменасында катнашучылар очрашуы булды. Анда Татарстаннан һәм Россиядән 300 студент, шулай ук 100 оештыручы катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Ачык диалог форматында катнашучылар Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка һәм район башлыгы Тимур Нагумановка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, Әлмәт - яшь шәһәр. «Татнефть» компаниясе һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән шәһәр актив үсә һәм төзелә. Хәзерге вакытта форум уза торган югары нефть югары мәктәбе кампусына охшаш яңа заманча территорияләр барлыкка килә.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

«Әгәр сез монда яшәргә, гаилә корырга, иҗат итәргә, ниндидер кызыклы нәрсә булдырырга, үзегезне табарга уйласагыз, сезне киләчәктә монда күрүгә шат булачакбыз. Бездә бик күп шәп, кызыклы проектлар бар», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Форум кысаларында һәр студент төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу, яңа проектлар булдыру һәм студентлар бергәлекләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту өчен уникаль мөмкинлек алды.

Читайте на 123ru.net