World News

Федераль әһәмияттәге гадәттән тыш хәл режимына эләгүчеләр өчен түләүләрне аңлаттылар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Курск өлкәсенең чик буе төбәкләрендә яшәп, федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы кертүдән зыян күргән кешеләр өчен түләүләр турында искәртте. Бүген ул Курск өлкәсендәге вәзгыять белән бәйле рәвештә кертелде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Халыкка 15 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм каралган. Мөлкәтне өлешчә югалткан очракта – 75 мең сум, ә тулысынча югалткан очракта 150 мең сум түләү бирелә.

Кеше һәлак булган очракта аның туганнарына 1,5 миллион сум түләнергә тиеш. Зыян күрүчеләргә, сәламәтлекләренә уртача һәм авыр зыян килгән кешеләргә 600 мең, ә җиңелчә зыян килгәндә 300 мең сум түләнә.

Читайте на 123ru.net