World News

Боливия Президенты Казанда узачак БРИКС саммитына чакырылды

Боливия Президенты Казанда узачак БРИКС саммитына чакырылды

Мәскәү Боливия Президенты Луис Арсены БРИКС саммитына чакырган. Бу хакта Россиянең Боливиядәге илчесе Михаил Леденев хәбәр итте, дип яза РИА Новости сайты.

«Ул (президент) октябрьдә Казанда узачак саммитка чакырылды», – диелгән ABI дәүләт агентлыгы хәбәрендә.

Июнь башында Боливия президенты РИА Новостига биргән интервьюсында чакыру җибәрелгән очракта Россиягә БРИКС саммитына килергә әзер булуын әйткән иде.

Читайте на 123ru.net