World News

Әсгать Сәфәров Биектауда «Ике буын сугышчыларына» һәйкәлен ачуда катнашты

Биектауның Җиңү паркында «Ике буын сугышчыларына» һәйкәлен ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунак үз чыгышында монументның тирән символизмын билгеләп үтте. «Бу Безнең Ватан Геройларына хөрмәт, һәм үсеп килүче буын өчен батырлык үрнәге дә булып тора. Бөек Ватан сугышы чоры солдатының Җиңү әләмен хәзерге заман хәрбиенә тапшыруы да символик булып тора», - диде ул.

Күпмилләтле Россиядә яшәүчеләр электән нык һәм бердәм булулары белән аерылып торган, моны ил өчен катлаулы чорларда аеруча ачык күрергә мөмкин. Шуңа күрә мондый монументны ачу беркемне дә битараф калдыра алмаячак, дип белдерде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Тантанада катнашучылар һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алды. Аннары һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Биектау районында мондый һәйкәл кую инициативасы белән махсус хәрби операциядә катнашучы Максим Иванов чыгыш ясады. Скульптура аның акчасына муниципалитет ярдәме белән ясалган.

Читайте на 123ru.net