World News

М12 трассасында Мәскәүдән Казанга кадәр тагын биш күпфункцияле зона ачыла

Бу елның ахырына кадәр М12 «Көнчыгыш» трассасында Мәскәүдән Казанга кадәр тагын биш күпфункцияле зона ачыла. Шул исәптән Татарстанда юлның 788 километрындагы ял мәйданчыкларында капма-каршы якларда ике зона эшли башлаячак. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Түбән Новгород өлкәсенең Перевозск шәһәре округында М12 юлының 483 километрында ике якта да ике күпфункцияле сервис зонасы ачылачак. Тагын берсе Мәскәү ягына барганда 616 километрда Чувашиянең Шөмерле муниципаль округында була», – диелә хәбәрдә.

Комплекслар территориясендә АЗС, машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бинасы, кибет һәм кафе булачак.

Моннан тыш, йөк һәм җиңел машиналар өчен өстәмә парковка урыннары да барлыкка килә. Шулай ук, урамда спорт тренажерлары һәм уен комплекслары булган балалар мәйданчыклары да булдырыла.

Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Көнчыгыш» югары тизлекле трассасы «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча төзелде. Юлдагы хәрәкәтне Россия Президенты Владимир Путин бер ел элек ачып җибәрде. Хәзер трассада юл сервисының 19 күпфункцияле зонасы эшли инде.

Читайте на 123ru.net