World News

Түбән Новгородта милли спорт төрләре буенча «Без татар» Спартакиадасы була

Түбән Новгородта милли спорт төрләре буенча «Без – татар» икенче Спартакиадасы уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

7 августта өлкә Спорт министрлыгы бинасында Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни мохтарияте башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов катнашында ярышларга әзерлек һәм уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды.

Төбәк спорт министры Дмитрий Кабайло ярышларны нәкъ менә Түбән Новгородта уздыру идеясен хуплады һәм татар яшьләре арасында милли спорт төрләре буенча Спартакиаданы министрлык чаралары календарь планына кертүне хуплады. Спартакиаданың якынча төзелгән программасына 5 милли спорт төре кертелгән.

Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов сүзләренчә, быелгы Спартакиада тагын да матуррак һәм киң күләмле булыр дип көтелә.

Россия Федерациясе төбәкләре татар яшьләренең 6 командасы милли уеннарның 8 төрендә катнашачак.

Читайте на 123ru.net