World News

Лаеш районында балаларга инглиз телен яңа технологияләр ярдәмендә өйрәттеләр

Лаеш районында Матюшинода «Идел» яшьләр үзәгендә ике атна дәвамында «Game Makers 2.0» балалар инглиз лагере эшләде. Балаларга инглиз телен яңа технологияләр ярдәмендә өйрәттеләр. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

«Game Makers 2.0» программасы инглиз теле буенча белемне үстерергә һәм үз уеннарын булдырырга өйрәнергә теләгән балаларга исәпләнгән. Моның өчен укыту процессын геймификацияләү өлкәсендә профессиональ педагоглар һәм белгечләр җәлеп ителде. Ике атна буе балалар белән инновацион методика һәм технологияләр кулланган инглиз телен белүче педагоглар шөгыльләнде.

Балалар үз көннәрен иртәнге дәртләндергеч зарядкадан башлады. Көн саен алар белән төрле юнәлешләр буенча уку дәресләре үткәрелде. Смена дәвамында алар инглиз телендә фильм төшерделәр, ул лагерьның соңгы көнендә тәкъдим ителде. Балалар һәм яшүсмерләр өчен бассейнда дәресләр, уеннар һәм спорт чаралары, квестлар, квизлар, иҗади мастер-класслар, кичке интерактив чаралар һәм башкалар каралган иде.

«Game Makers 2.0» сменасында катнашучылар әйтүенчә, лагерьдагы вакыт бер мизгел кебек үтеп киткән. Ике атна эчендә балалар бер зур гаилә булып яшәде. Тәрбияләнүчеләр инглиз телендә сөйләшүчеләр белән аралашу буенча уникаль тәҗрибә туплады һәм бик күп яңа файдалы мәгълүмат алды», – диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net