World News

Омск өлкәсеннән балалар Казанга ял итәргә килде

Бүген, 9 август көнне, Омск өлкәсе Усть-Ишем муниципаль районын балалары Чаллы шәһәренең «Крылатый» лагере базасының «Дуслык» төбәкара сменасында ял итү максаты белән Казан шәһәренә килеп җитте. Лагерьда балалар 26 августка кадәр ял итәчәкләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Казанда аларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитетының баш референты Ләйсән Галимова каршы алды. Ул укучыларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүген балаларга Казан буйлап экскурсия оештырылды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net