World News

Баулыда «Өмет» мәчете ишегалдында төзелеш эшләре алып барыла

Баулыда «Өмет» мәчете 2006 елда төзелеп бетеп, кулланылышка тапшырылган. Шуннан бирле мәчеттә һәм ишегалдында төзелеш эшләренең туктап торганы юк. Әлеге изге эшкә шәһәр һәм район халкы үз теләге белән килә, оешмалардан да эшчеләр җәлеп ителә. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфуллина яза.

Бүгенге көндә дә «Өмет» мәчетенең ишегалдында төзелеш эшләре кайный. Балалар уен мәйданчыгы тәмамланып килә, алга куелган планнарны гамәлгә ашыру өчен эшчеләр агач эшкәртү, такта шомарту эше белән мәшгуль.

«Бу мәчеттә 2009 елдан эшли башладым. Шуннан бирле әкрен генә эшләрне алып барабыз. Башта мәчетнең бер бинасы гына бар иде. Безгә бит дәресләр алып барырга кирәк, авыз ачу мәҗлесләре, төрле чаралар үткәрәбез. Шуңа күрә, мәхәллә белән киңәшләшеп, карар кабул ителде – мәчет тирәсендә тукландыру урыннары булдыру, мәетләрне юып озатуда халыкка ярдәм итү урыннары булдыру. Бу эшләрне уртак өмәләр белән башкарып чыктык. Соңгы берничә елда корбанлык малларын чалу урыны булдырдык, мәчетнең ишегалдын матурлап куйдык. Чөнки безнең мәчетебез янында гына балалар бакчасы, мәктәп, үзебез дә ел әйләнәсе балаларның яллары вакытында сәламәтләндерү курслары оештырып торабыз. Балаларга күңелле, матур булсын диеп тырыштык. Алдыбызда зур эшебез бар, мәчетнең манарасын яңарту бурычы тора», – дип сөйләде районның имам мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов.

Бүгенге көндә эшләнгән изге эшләрнең берсе – мәчет ишегалдында су колонкасы куелган. Ул берничә фильтр аша үтә, чиста һәм саф суны теләгән һәр кеше килеп, бушка алып китә ала.

Читайте на 123ru.net