World News

Балтач районы Шода мәчетен ремонтлау өчен акча җыю игълан ителде

Балтач районы Шода мәчетенең түбәсен ремонтлау өчен акча җыю игълан ителде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Мөхтәрәм авылдашлар, якташлар! Шода авылында туып-үскән, хәзерге вакытта төрле районнарда, ерак авылларда, чит төбәкләрдә гомер итүче газиз кардәшләр! Изгелеккә битараф булмаган, Аллаһ ризалыгы өчен игелек кылырга теләүчеләрне Шода авылы мәчетен төзекләндерүдә ярдәм итүләрен үтенәбез, хәлегездән килгәнчә үз өлешегезне кертеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга, олы савапка ирешергә чакырабыз», - диелгән хәбәрдә.

Теләге булганнар акчаны Фәйрүзә ханымның үзенә китереп бирсә дә була. Белешмәләр өчен телефон: 3-54-01, 8 917 924-43-98 (Фәйрүзә Зәкиева).

2202 2069 4136 6572 (МИР картасы)

Читайте на 123ru.net