World News

Азнакайда заманча укыту турында сөйләштеләр

Азнакайның 9 нчы урта мәктәбе базасында район педагоглары өчен «ALMET talk» белем бирү конференциясе узды. Әлеге чара дүртенче елын «Татнефть» компаниясенең Хәйрия фонды ярдәмендә Цифрлы иҗат академиясе тарафыннан Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнарында оештырыла. «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева шул хакта яза.

Конференция ике өлештән торды. Педагоглар төрле өлкәдәге спикерлар чыгышларын тыңлады. Алар арасында кино режиссеры, журналист, язучы, укытучылар, стилистлар да бар иде.

– Әлеге чараның төп идеясе – республиканың көньяк-көнчыгыш район-шәһәрләрендәге педагогларның һөнәри үсеше һәм практик эш күнекмәләрен киңәйтү. Быел белем бирү конференциясенең төп темасы «Мәктәптә нәрсәгә өйрәтмиләр?» дип атала. Мастер-класслар кысаларында укытучылар эштә кулланылырга мөмкин булган реаль алымнар һәм инструментлар белән танышачаклар, – ди Цифрлы иҗат академиясе директоры Александр Савинич.

Конференцияне оештыручыларны һәм анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева сәламләп, әлеге мөһим чараны оештыручыларга һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Соңыннан бер төркем яшь укытучыларга тармак бүләкләре тапшырылды.

Читайте на 123ru.net