Казанда 2024 елгы халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы башланды
Казанга 2024 елгы халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашучы 30 кыз килде. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кызлар биш көн дәвамында бәйгенең финалына чыгу өчен көч сынашачак. Кызларны Бөтендөнья татар конгрессында сәламләделәр.
«Без сезне күрергә бик шат. Күптән көтеп алынган бәйге. Барысы да яхшы үтсен, дип бераз кайгырабыз да. Без сезгә бик катлаулы программа әзерләдек, сезгә барысы да ошар, дип өметләнәбез», – диде «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин.
Проектның программа директоры һәм кураторы Азилә Аюпова «Татар кызы»нда катнашу зур мөмкинлек булуын билгеләп узды.
«Бик ераклардан килүчеләр бар. Күпме төбәк, күпме илдән матур кызлар җыелды. Төрле төбәкләрдә бер кызны гына сайлап җибәрмиләр, кастинг, яки зурлап бәйге итеп үткәрәләр. Шуңа күрә без бу бәйгенең бөтен дөнья буйлап таралуына, үсүенә бик шатбыз. «Татар кызы»нда һәр кызга да узарга насыйп булмый. Бу сезнең бик бәхетле көннәрегез. Мондый мохиттә Казанда шундый программа узу – бик зур бәхет», – диде Азилә Аюпова.
Халыкара «Татар кызы» бәйгесе 2011 елда Чиләбе өлкәсе татар конгрессын җитәкләгән Елена Колесникова инициативасы белән барлыкка килә. 2023 елда бәйгенең финалы Ташкент шәһәрендә булды. Анда Пензадан Альбина Медведева җиңү яулады. 2024 елгы халыкара бәйгенең финалы 11 сентябрьдә Пензада узачак.