World News

Telegram һәм WhatsApp эшендә масштаблы өзеклек булды

Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары эшендә (Россия Федерациясендә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган Meta корпорациясенә карый) масштаблы өзеклек булды. Бу Downdetector һәм Downradar сервислары мәгълүматларыннан билгеле булды.

Downdetector өзеклекләр детекторы мәгълүматы буенча, Telegram эшендә проблемаларга зарланулар саны 14:00 сәгать тирәсендә ташкынсыман арта башлаган, ләкин аннары кимергә тотынган.

Кулланучыларның 71 проценты сервер белән тоташу мөмкин булмавына игътибар иткән. Тагын 22 процент кушымтаның начар эшләвенә, ә 7 процент хатлар алу мөмкин булмауга зарланган.

Downradar сервисы мәгълүматларыннан билгеле булганча, проблемалар белән Россия, шулай ук күрше илләрдән — Финляндия һәм Казахстаннан кулланучылар очрашкан. Downdetector өзеклекләр детекторына исә Үзбәкстанда яшәүчеләрдән дә зарланулар килгән.

WhatsApp эшендә өзеклек бераз соңрак, 14:00 сәгатьтән соң башланган. 41 процент кулланучы хатлар җибәрү мөмкин булмавы турында белдергән. Моннан тыш, кулланучыларның 40 проценты сервер белән тоташа алмаган, ә 19 процентның исә кушымта эшендә проблемалары башланган.

WhatsApp эшендә килеп чыккан кыенлыкларга зарланучылар арасында шулай ук Россиядән кулланучылар өстенлек итә. Араларында күрше Финляндия халкы да бар.

Билгеләп үтәргә кирәк, «Татар-информ» хәбәрчесе шулай ук берникадәр вакыт дәвамында Telegram мессенджеры аша хатлар җибәрә һәм кабул итә алмаган. Проблеманы техник чаралар ярдәмендә генә хәл итеп булган, тик соңыннан мессенджер янәдән эшли башлаган.

Читайте на 123ru.net