World News

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Алексей Дюмин белән очрашты

Хәзерге вакытта эш сәфәре белән Мәскәүдә булган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин белән очрашты. Башкалада узган эш көне турында ТР җитәкчесе телеграм-каналында язган.

Сөйләшү темаларының берсе Россия Дәүләт Советы кысаларында уртак эшкә багышланган – Дюмин РФ Дәүләт Советы секретаре булып тора.

«Ил Президенты карары белән инфраструктура буенча комиссияне җитәклим, – дип искәртте Миңнеханов. – Торак пунктларны үстерү, торак фондын яңарту, коммуналь инфраструктураны үстерү буенча эшне дәвам итәчәкбез».

Читайте на сайте