World News

Әлмәттә шарлавыклы буаларда үрдәкләр өчен басма урнаштырылды

Әлмәтнең автомобиль юлы идарәсе хезмәткәрләре шарлавыклы буаларда үрдәкләр өчен басма урнаштырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Мәйданчык ярдәмендә кошларга судан коры җиргә чыгу уңайлырак булачак, дип ышандыралар район башлыгы матбугат хезмәтендә.

«Хезмәткәрләр шәһәр халкының игътибарын басманың үрдәкләр өчен булуына юнәлтә. Аның буенча йөрергә ярамый!», – диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте