World News

Россиядә мәктәп укучысы өчен база җыелмасының уртача бәясе билгеле булды

Россиядә мәктәп укучысы өчен база җыелмасының уртача бәясе 2024 елда 15,3 мең сум тәшкил иткән. Бу бәягә мәктәп формасы, балалар чалбары яки итәк, күлмәк яки блузка, аяк киеме һәм рюкзак, карандаш һәм ручка, пенал һәм башка канцтоварлар кергән. «Известия» тармак экспертларына сылтама белән шул хакта яза.

Августның беренче яртысында канцелярия товарларын һәм мәктәп кирәк-яракларын сатып алу саны, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 84 процентка арткан, дип билгеләп үтелә. Бу категориядә түләүләр әйләнеше 68 процентка, ә сатып алучылар саны 56 процентка арткан.

Августның беренче ике атнасы нәтиҗәләре буенча канцелярия җыелмасы уртача 963 сум тора, көндәлек - 197 сум, рюкзак - 3443 сум, пенал - 713 сум, ә карандаш яки ручка җыелмасы — 297 сум. Мәктәп формасы барысыннан да кыйммәтрәк чыга - 3949 сум.

Өстәвенә, россиялеләрнең 30 проценты баланы мәктәпкә әзерләгәндә 10-20 мең сум сарыф итәргә планлаштыра. Тагын 22 проценты бу максатларга 20-30 мең сум акча әзерли,ә 16 проценты 5-10 мең сум тотарга әзер.

Сораштыруда катнашучыларның 11 проценты мәктәпкә әзерләнү бюджетын 30-40 мең сум билгеләгән, ә 9 проценты – 40-50 мең сум. Тагын 5 проценты 50-60 мең сум сарыф итәргә әзер, ә башка 5 проценты 60 меңнән артык һәм респондентларның бары тик 2 проценты гына экономияләргә һәм барысы өчен нибары 5 мең сум түләргә өметләнә.

Читайте на 123ru.net