World News

«Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны 23 августта Яшел Үзәнгә килә

23 августта «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны кысаларында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Татарстан Яшел Үзән районы халкы белән очрашачак. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Яшел Үзәннең Королев ур., 17 йорт адресы буенча урнашкан мәдәни үсеш үзәгендә узачак. Ул 17:00 сәгатьтә башлана. Яшел Үзән кешеләре белән әңгәмәдә катнашачаклар:

• «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов;

• Сәйдәш 30нчы бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат, «МатурЗД» ҖЧҖ директоры Рузилә Тимергалиева;

· Идел буе сайлау 31 нче бермандатлы округы буенча депутатлыкка кандидат, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов;

Моннан тыш, чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнаша. Очрашуның модераторы һәм катнашучысы «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бердәм сайлау округы буенча җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат Илшат Әминов була.

«Бердәм Россия» кандидатлары Татарстанның һәр районына халыкның идеяләре һәм тәкъдимнәре турында фикер алышырга, үзләренең сайлау алды программасы турында сөйләргә һәм биш еллык чорга эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә килә», - диделәр партия матбугат хезмәтендә.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең Либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистик партиясе».

Барлыгы 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.

.

Читайте на 123ru.net