World News

Туфан Имаметдинов Тинчурин театрының яңа сезонында булачак премьералар белән таныштырды

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов 91нче сезонда булачак премьераларны атады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«5 сентябрьдә Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Таһир-Зөһрә» премьерасы була (авт. – Зөлфәт Закиров куя). Аннан соң 18 сентябрьдә Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача» спектакле булачак. Аннан соң мин үзем Тинчурин турында пьеса куям. Рөстәм Галиуллин аның авторы. Пьесаны эшләп бетердек. Киләсе елда Сәрдар (авт. – Тагировский) куя. Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган бер спектакль куярга теләк бар иде. Илсур Казакбаев белән сөйләштек, куярбыз дип торабыз. Сезонны Тимур Кулов ябып куяр. Әлегә 6 премьера көтелә», – диде ул.

«Таһир-Зөһрә» белән күбрәк Пушкин картасына йөз тотабыз. Мәктәпләрдә районнарда күрсәтербез», – диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Ул яңа сезонда Татарстан районнары, чит төбәкләр, Мәскәүгә гастрольләр көтелүен искәртте. Шулай ук фестивальләр дә узачак. Октябрь аенда Миләүшә Нәҗмиева һәм Харис Хөснетдиновның юбилейлары узачак. БРИКС уеннары вакытында аерым спектакльләр куелачак, ди ул.

Театр артисты Зөлфәт Закиров «Таһир-Зөһрә» төрле яшьтәге тамашачы өчен дә кызыклы булыр дигән фикердә.

«Фәтхи Бурнаш мәктәп программасында бар. «Яшь йөрәкләрне» мәктәптә тирәнтен укыйлар ,ә «Таһир-Зөһрә»не өстән генә өйрәнәләр, шуңа Пушкин картасына басым ясыйбыз. Мобиль спектакль килеп чыга, ул яшьләр өчен дә, өлкән буын тамашачы өчен дә кызыклы булыр», – ди ул.

Читайте на 123ru.net