Татарстанда беренче водород судносын суга төшерделәр
Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында водород ягулыгында эшли торган 00393 проекты инновацион экскурсия судносын суга төшерү тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Бу завод хезмәткәрләре өчен дә, шулай ук республика һәм ил өчен мөһим вакыйга. Бүгенге көндә водород иң перспективалы һәм экологик чиста ягулык булып санала. Моннан тыш, ул иң энергия нәтиҗәлелеге һәм судноның йөрү ераклыгын арттыра ала», - диде тантанада ТР Премьер – министры урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Судно сынау проекты булып тора - ул технология булдыру һәм ягулык элементларында энергетик җайланманың универсаль функциональ модулен эшләү өчен мәйданчык булачак. Проектны үстерү планлаштырыла - ял итү, экскурсия, пассажир, су автобуслары һәм башкалар барлыкка киләчәк. Аларны илнең төрле шәһәрләрендә – Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Казанда һәм Түбән Новгородта елга судноларында киң кулланырга ниятлиләр.