World News

Дәүләт Советы: Татарстан халкын елга, урман һәм һаваның пычрануы борчый

Экология белән бәйле проблемалар арасында Татарстан халкын аеруча су ресурслары, һава һәм урман массивларының пычрануы мәсьәләсе борчый. Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Казанда узган матбугат конференциясендә депутатларга күбесенчә нинди мөрәҗәгатьләр килүе хакында сөйләде.

«2019 елдан бирле без татарстанлылардан һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләрдән 2 меңнән артык мөрәҗәгать алдык. Казанлылардан төп мөрәҗәгатьләр һаваның сәнәгать предприятиеләре тарафыннан һәм начар исләрдән пычрануына бәйле рәвештә килә. Әлеге сораулар оператив рәвештә башкарма хакимияткә тапшырыла. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тискәре күренешләрне бетерү буенча оператив карарлар кабул итә», - дип искәртте спикер.

Моннан тыш, депутатларга авыл хуҗалыгы өлкәсенә һәм йорт хайваннарына кагылышлы сораулар да килә. Хамаев сүзләренчә, кешеләрне борчый торган тагын бер мөһим тема – урманнарны янгыннан саклау. Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җир кишәрлекләреннән файдалану белән бәйле сораулар да еш килә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.

Читайте на 123ru.net