World News

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда «Гөлҗамал» җырын башкарып дөньякүләм рейтингка кергән

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда «Ovoz» («Голос») проектында «Гөлҗамал» җырын башкарып, ике тапкыр дөньякүләм рейтингка кергән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Голос» проектының Голландиядәге төп җитәкчелеге бәйге барган төрле илләрдәге нәтиҗәләрне туплап, иң яхшы башкарылган җырларны ачыклый һәм аларның рейтингын төзи.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган «Гөлҗамал» җыры да иң-иңнәр исемлегенә керә һәм ике тапкыр рейтингта үз урынын ала – татар халык җыры атнаның, ә соңрак айның иң яхшы җыры дип билгеләнә. Рейтингта Сәйдә Америка Кушма Штатлары, Бельгия, Франция, Финляндия, Норвегия илләрендә барган проектлардагы катнашучылар янәшәсендә урын ала, диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда узган «Ovoz» проектында ярымфиналист булды. Моңарчы ул Мәскәүдә узган «Голос. Дети» проектында ( 2015) финалга чыккан иде.

Читайте на 123ru.net