World News

Иске Шөгер һәм Керкәле авылында беренче сыйныфка баручы балаларга күбек-шоу үткәрделәр

Лениногорск авыл җирлекләрендә беренче сыйныфка баручы балаларны котлыйлар, аларга мәктәп өчен кирәк-яраклар бүләк итәләр. Иске Шөгер һәм Керкәле авыл җирлекләре социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, быел әлеге бәйрәм сюрпризлы да булган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Балаларны Иске Шөгердәге «Яшьлек» ял паркына җыйганнар. Биредә аларны Иске Шөгер һәм Керкәле авыл башлыклары Лилия Шиһапова, Ленар Бигманов котлаган, яхшы билгеләргә генә укуларын теләгәннәр.

Беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәпкә кирәк әйберләр җыярга әлеге җирлектә авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртүче аграр предприятие – «Август-Лениногорск» ярдәм иткән. Аграр хуҗалык безнең районда эшчәнлеген башлап җибәргән елдан алып, беренче сыйныфка баручы балаларга булыша.

Иске Шөгер башлыгы Лилия Шиһапова авылның актив яшүсмере Альберт Хөснетдиновны бүләкләде. Альберт – бар җиргә өлгер, тырыш егет.

Тантаналы өлештән соң балаларга күбек-шоу үткәрелде. Ак күбеккә батып рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Фото: Иске Шөгер һәм Керкәле авыл җирлекләренең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәләреннән

Читайте на 123ru.net