World News

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Актанышта игенне җыеп алу эше оештырылуына бәя бирде

Бүген Актанышка Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килде. Аны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов каршы алды һәм хуҗалыклар буенча озатып йөрде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Фото: http://aktanysh-rt.ru

- Ел яңгырлы булу сәбәпле, республикада 40 процент мәйданнарда гына урып-җыю эшләре башкарылды. Узган елга караганда урак бик соңга кала. Актаныш районында әле өченче көн генә барлык хуҗалыклар икмәк урагына чыга алды. 73 комбайнның барысы да бүген кырларда тулы куәткә эшли. Бөтен потенциалны кулланмаганда, авырга туры киләчәк. Кайбер хуҗалыклар башка төбәкләрдән урып-җыю комбайннарын арендага алып тору буенча килешүләр төзи. Актаныш районында апрель аеннан башлап 400 миллиметрдан артык яңгыр яуды. Күренеп тора, туфрак бик дымлы. Хуҗалыклардагы киптерү комплекслары тәүлек әйләнәсе басудан кайткан икмәкләрне җилгәрә. Районда эш шартлары бик яхшы оештырылган, – дип эш сәфәре турында сөйләде Рафаэль Фәттахов.

Фото: http://aktanysh-rt.ru

Читайте на 123ru.net