World News

Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылды

22 августта Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз бүлмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин намаз уку бүлмәсен оештырып эшләтеп җибәрүчеләргә – госпитальгә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгына һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә рәхмәт белдерде. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп мәчет салдырган кешегә оҗмахта йорт салыначак дигән сүзләрен исенә төшерде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов ассызыклаганча, намаз уку бүлмәсе рухи яктан шифа бирү үзәге булып тора. Алар Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән хастаханәдә дәвалаучыларны сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү өчен каралган. Шаһимәрдәнов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Илдар Фәхретдиновка һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннан җитәкчеләр намаз бүлмәсен карады, аңа булган ихтыяҗ һәм функционалы турында фикер алышты, анда беренче намаз укыды.

Консультатив поликлиниканың беренче катында урнашкан гыйбадәт бүлмәсе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлангычы һәм авырулар үтенече белән оештырылган. Бүлмәнең мәйданы – 10 квадрат метр, анда берьюлы 5 кеше намаз укый ала. Анда намазлыклар һәм Коръәннәр бар. Янәшәдә генә тәһарәтханә урнашкан.

Намаз уку бүлмәсе тиз арада эшләп ачылды – төзекләндерү һәм эчке матурлау эшләре 2024 елның июнендә башланган иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җәмәгать урыннарында һәм хастаханәләрдә намаз уку бүлмәләрен ачу башлангычын 2020 елдан гамәлгә ашыра.

Читайте на 123ru.net