World News

Дәүләт Советына сайлаулар өчен бюллетеньнәрне районнарга 26 августта тапшырачаклар

8 сентябрьдә узачак VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау өчен бюллетеньнәрне 26 августта «Идел-Пресс» нәшриятында районнарга җибәрү өчен тапшырачаклар. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 65-нче утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.

Чарага депутатлыкка кандидатлар, кандидатларның республика исемлекләрен теркәгән сайлау берләшмәләре вәкаләтле вәкилләре һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылачак. Бюллетеньнәр участок сайлау комиссияләренә 1 сентябрьгә кадәр килеп җитәргә тиеш була.

«Сайлау бюллетеньнәрен тапшыру урыны: «Идел-Пресс» – Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт. Тапшыру көне – 2024 елның 26 августы. Сайлау бюллетеньнәрен тапшыра башлау вакыты 10:00 сәгатькә билгеләнгән», - диде докладчы.

Фото: © ТР Үзәк сайлау комиссиясе

Шуннан соң аларны хәрбиләштерелгән сак астында территориаль сайлау комиссияләренә җибәрәчәкләр, анда бюллетеньнәр сайлаулар башланганчы видеокүзәтү астында булачак. Бозылган бюллетеньнәр (табылган очракта) юк ителәчәк.

«Барлык территориаль комиссияләр администрация биналарында сак астында, видеокүзәтү астында тора. Тиешле тәртиптә эшләвегезне сорыйм: бюллетеньнәрне факт буенча кем һәм кайчан, кем белән алып китә, ничә полиция хезмәткәре озата бара, сайлау участогына китерә. Барысы да төгәл эшләнергә тиеш, бернинди уңга-сулга борулар, үзлектән нәрсәдер эшләүләр булырга тиеш түгел», – дип йөкләмә бирде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР — Россиянең либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ - Россия Федерациясенең коммунистик партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на 123ru.net