World News

Татарстан фермерларына ярдәм итү өчен 2024 елда илкүләм проект буенча 369 млн сум бүленде

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасын финанслауга 2024 елда 369,2 миллион сум бүленгән, Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт грантлары тәкъдим итә торган әлеге программаны тормышка ашыра башлаган вакыттан барлыгы 917,7 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу республикада яңа эш урыннары булдырырга һәм мөгезле эре терлек санын 8 887 башка арттырырга мөмкинлек тудырган.

2024 елда 71 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшен үстерү өчен дәүләттән акчалата ярдәм алачак.

«Агростартап» программасында катнашу хокукы булган хуҗалык төрләре: сөтчелек фермалары; мөгезле эре терлек симертү фермалары; сарык үрчетү фермалары; савым кәҗәләре үрчетү фермалары; ит юнәлешендәге кошчылык фермалары; чебешләр үстерүче кошчылык фермалары; атчылык фермалары; товар балыгы үстерә торган фермалар; бәрәңгечелек; яшелчәчелек (ачык һәм ябык грунтта); бөртекле һәм кузаклы, азык һәм техник культуралар, җиләк-җимешләр җитештерү; йорт куяннары үрчетү; әкәм-төкәмнәр үрчетү; гөмбәчелек.

«Агростартап» гранты буенча фермер мөгезле эре терлек (ит һәм сөт) үрчетү өчен 5 миллион сумга кадәр, һәм башка юнәлешләргә 3 миллион сумга кадәр дәгъва итә ала. Авыл хуҗалыгы кооперативына әгъза булып кергән очракта грант суммасын 1 миллион сумга арттырып була. Бу миллион кооперативның бүленми торган фондына салына. Әйтергә кирәк, «Агростартап» грантының күләме 1,5 миллион сумнан да ким була алмый.

Программада катнашырга теләгән эшмәкәргә түбәндәге таләпләр куела: - Гариза бирүче моңа кадәр бернинди дә финанс ярдәме (социаль түләүләр, эшмәкәрлекнең башлангыч этабын оештыруга түләүләр, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен субсидияләрдән тыш), субсидия яки грантлар, шулай ук эш башлаучы фермерга бирелә торган грантны алмаган булырга тиеш; - Гариза бирүче авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен ел саен кимендә 8 процентка арттыруга юнәлдерелгән КФХ оештыру һәм (яки) үстерү проектын тәкъдим итәргә тиеш; - Гариза бирүче чыгымнар планында күрсәтелгән милек һәм хезмәтләр бәясенең кимендә 10 процентын үз хисабыннан капларга тиеш; - Гариза бирүче булдырган яңа даими эш урыннары санын биш ел дәвамында сакларга һәм эшчәнлекнең план күрсәткечләренә ирешергә бурычлы; - Гариза бирүче КФХ эшчәнлеген кимендә биш ел алып бару йөкләмәсен ала; - Гариза бирүче РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсе буенча (янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу) җаваплылыкка тартылмаган булуы шарт.

Программада ничек катнашырга: 1нче адым: Сайлап алу конкурсы үткәрелү срокларын төбәкнең аграр сәнәгать комплексы белән идарә итү органы сайтында белеп була; 2нче адым: Компетенцияләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә – биредә документларны әзерләргә һәм бизнес-план төзергә, шулай ук гариза язарга булышачаклар; 3нче адым: «Электрон бюджет» дәүләт мәгълүмат системасы аша, документларның электрон күчермәсен беркетеп, электрон рәвештә гариза җибәрергә (гариза бирүченең көчәйтелгән электрон имзасы таләп ителәчәк); 4нче адым: Конкурс сайлап алуын узарга – комиссия проектларны бәяләп, грант ияләрен билгеләячәк.

Читайте на 123ru.net