World News

Россия мөселманнары Дини җыены: Экстремистлар һәм террорчыларны аерым тотарга кирәк

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы урынбасары, РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, имам-хатыйб Денис Мостафин иректән мәхрүм итү урыннарында экстремизм һәм террорчылыкта гаепләнүчеләр яки шуның өчен хөкем ителүчеләрне аерым тоту кирәклеге турында белдерде.

«Бүген экстремизм һәм террорчылыкта гаепләнүчеләр яки шуның өчен хөкем ителүчеләр башкалар белән бергә тотыла. Вербовщик та объекты белән даими элемтәдә тора, аның көн саен шәхсән аралашу һәм криминаль йогынты ясау мөмкинлеге бар. Шуңа күрә югарыда аталган маддәләр буенча хөкем ителгән кешеләрне сак астында аерым тоту мөһим фактор булып тора. Ә чит ил гражданнарын шундый ук аерым форматта тоту өчен үз илләренә депортацияләргә кирәк», - дип искәртте имам-хатыйб.

Мостафин шулай ук ил халкына гражданлык татулыгын сакларга, дошманнарга Россия халыклары һәм диннәре арасында ызгыш-талаш китереп чыгарырга мөмкинлек бирмәскә киңәш итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Экстремизм һәм террорчылыкның теләсә кайсы формасына каршы торуда тулы бердәмлек кирәк. Без өебездә күпмилләтле һәм күп конфессияле тынычлыкны бозарга тырышучыларның ихтыярына буйсынмаска һәм коткыга бирелмәскә тиеш», - дип билгеләп үтте Денис Мостафин.

Читайте на 123ru.net