World News

Марат Җәббаров: Һава торышы начар булу сәбәпле, урып-җыю темплары графиктан калыша

Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыю темплары һава шартлары начар булу сәбәпле графиктан калыша. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәте йортындагы традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Бүгенге көнгә бөртекле культуралар 606 мең гектар мәйданда суктырылган, бу планның 46 процентын тәшкил итә. 1 миллион 820 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 30 центнерга җитә, дип хәбәр итте докладчы.

Шул ук вакытта, узган ел Татарстанда агымдагы датага 3 миллион 415 мең тонна ашлык җыеп алынган һәм бөртеклеләр биләгән мәйданнарның 90 проценты суктырылган булган.

Көзге бодай 370 мең гектарда суктырылган, бу барлык мәйданның 84 проценты дигән сүз, уңыш гектарыннан уртача 31 центнер тәшкил итә. Арыш – 75 процент (уртача уңыш – 25 центнер), борчак 62 процент (19 центнер) мәйданда суктырылган. Әле тагын 715 мең гектарда бөртекле культураларны җыеп аласы бар, дип искәртте министр.

Сарман, Зәй һәм Мөслим районнарында «Агросила» хуҗалыклары шикәр чөгендере ала башлаган, уңыш гектарыннан 412 центнерга тигез. Барлыгы 55 мең гектарда чөгендер аласы бар. Зәй шикәр заводын – 25 августта, ә Буа шикәр заводын 1 сентябрьдә эшләтеп җибәрергә ниятлиләр, дип ачыклык кертте Җәббаров.

2024 ел уңышының 692 мең гектарында игеннәр иминиятләштерелгән, бу – барлык чәчүлек мәйданнарының 26 проценты. Ике программа эшли – төбәк характерындагы гадәттән тыш хәлләрдән һәм куркыныч күренешләр комплексыннан иминиятләштерү. Гадәттән тыш хәлләрдән чәчүлекләрнең – 341 мең гектары, куркыныч күренешләр комплексыннан 351 мең гектары иминиятләштерелгән, дип искәртте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Читайте на 123ru.net