World News

Топилин: Авыл халкы өчен банкоматтан акча алу, банк карталарын тулыландыру гадиләштерелә

Россиядә авыл җирендә банкоматтан акча алу һәм банк карталарын тулыландыруны гадиләштерү турында закон проекты әзерләнгән. Ул көзге сессиядә кабул ителер дип көтелә, диде Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин «Сигезенче чакырылыш» телеграм-каналында.

Аның сүзләренчә, халыкны кабул иткән вакытта мондый мөрәҗәгатьләр еш яңгырый. Авыл кешеләре еш кына, якын-тирәдә банкоматлар һәм банк бүлекчәләре булмау сәбәпле, үз вакытында банк картасыннан акча ала яки аның балансын тулыландыра алмый.

«Кешеләргә ярдәм итү өчен Россия Банкы һәм профиль учреждениеләр белән бергә хезмәт күрсәтүнең яңа «җиңел» форматын күздә тоткан федераль закон проекты әзерләнде. Ул сәүдә-сервис предприятиеләрендә, мисал өчен, азык-төлек кибетләрендә әйбер сатып алганда кулга акча бирүдән гыйбарәт», - диде депутат.

Мондый хезмәт күрсәтү өчен сәүдә-сервис предприятиесе, түләү агенты статусын алып, банк белән килешү төзергә тиеш. Шул ук вакытта, кредит оешмалары мондый операцияләрне башкаруда ярдәм итеп кенә калмыйча, агентның эшен контрольдә дә тотачак.

«Хәзерге вакытта авыл җирендә, үзәктән читтәге һәм халык аз яши торган территорияләрдә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар еш кына салым салуның патент системасыннан файдалана. Шул ук вакытта, салым салуның мондый төрен кредит һәм башка финанс хезмәтләре күрсәткәндә кулланырга ярамый, бу исә сәүдә челтәрләренең акча салдыру хезмәте күрсәтү мөмкинлеген чикли», - дип искәртте Топилин.

Шул рәвешле, акча салдыру яки аны банк счетына салу мөмкинлеге булган сәүдә нокталарына патент системасын кулланырга рөхсәт итәргә ниятлиләр. Әмма бу авыл җирендәге сәүдә-сервис предприятиеләренә генә кагылачак.

Проектны Хөкүмәт хуплаган инде.

Читайте на 123ru.net