World News

Биләр музей-тыюлыгын 142,8 млн сумга ремонтларга җыеналар

Татарстанда Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы бинасына ремонт ясарга җыеналар. Эшләрнең бәясе якынча 143 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан билгеле булды.

Бинада инженер-техник тәэмин итү белән гомуми төзелеш эшләрен башкару, ә янәшәдәге территориядәге объектларны яңарту планлаштырыла.

Подрядчы ремонтны 2024 елның 1 декабренә кадәр башкарырга тиеш. Бу эшкә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә.

Заказчы - Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе.

Читайте на 123ru.net