World News

Путин: Хәзер хөкүмәт яңа илкүләм проектларне эшләүне төгәлли

Хәзер Россия Хөкүмәте яңа илкүләм проектларны эшләүне төгәлли, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре, дәүләт, җәмгыять, бизнес һәм үсеш институтлары партнерлыгының үзара хезмәттәшлеге механизмнарын билгели. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Стратегик планлаштыру буенча якындагы советта хакимият әзерләнгән документларны карарга, боларның барысын да ничек оештырырга, финанслау күпмегә төшәчәге турында фикер алышырга җыена.

«Һәр карар, чара, законга төзәтмәләр, бүлеп бирелә торган акчаның ахыр чиктә илкүләм үсеш максатларына ирешүдә ничек эшләвен аерым бәялибез», — диде Россия лидеры.

Мондый проектларның максаты - россиялеләрнең тормышын уңай якка үзгәртәчәк реаль нәтиҗәләргә ирешү, дип белдерде Путин.

Читайте на 123ru.net