World News

Мөхәммәтшин Казанның 2 һәм 30 номерлы автобус маршрутлары проблемасын хәл итәчәк

ТР Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Минем депутат» сайты аша кабул ителгән гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап бирде. Ул төрле районнарда яшәүчеләр белән шалтыратышты, аларның проблемаларын тыңлады һәм конкрет хәл итү юллары тәкъдим итте.

Беренче булып Казанда яшәүче Динарага шалтыраттылар. Ул 2 номерлы автобус маршрутын бетерү аркасында 30 номерлы маршрутка йөкләнеш артуга зарланган булган.

«Утызынчы маршрутка инде ике автобус өстәдек. Мин сезнең мөрәҗәгатьне кабул итәм, бу проблеманы хәл итү өчен Казан җитәкчелеге һәм транспортчылар белән сөйләшәчәкмен. Контрольдә тотачакмын», - дип ышандырды Мөхәммәтшин.

Шулай ук Татарстан башкаласында яшәүче Регинадан кабул ителгән киләсе мөрәҗәгать Бишбалта бистәсендәге йортка капиталь ремонт ясауга кагылды. Бинада инде күп еллар түбәдән су үтә, ләкин аны бернинди программага да кертеп булмый.

«Мин шәһәр мэры Илсур Метшинга һәм район җитәкчелегенә язмача мөрәҗәгать итәчәкмен, алар урынга килеп сезнең йортның нинди хәлдә булуын карасын һәм мәсьәләне хәл итәргә тырышсын өчен. Телефоннан үзем дә җентекләп сөйләшәчәкмен. Смена кирәк, аннары республика Хөкүмәте белән дә сөйләшәчәкбез», – дип җавап бирде ТР Дәүләт Советы рәисе.

Соңгы мөрәҗәгать исә Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» программасына кагылды. Лениногорск районында яшәүче Оксана уртаклашканча, аларның йорт яны территориясе инде менә ике ел төзекләндерелгән булырга тиеш, әмма ремонтны гел кичектерәләр.

«Мин үз исемемнән район башлыгына мөрәҗәгать итәчәкмен, ул контрольгә алсын һәм тиешле эшне башкарсын өчен. Бу бурычларны җирле хакимият хәл итәргә тиеш. Мин аңа хат язып, кузгатып җибәрермен», - диде Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак.

Читайте на 123ru.net