World News

Миңнехановка Татарстанда полимер нигезендә тармак проектларын үстерү турында сөйләделәр

СИБУР полимер чимал җитештерүдән тыш, төрле тармакларда (мисал өчен, төзелеш, төрү, халык куллана торган товарлар, авыл хуҗалыгы, медицина) югары нәтиҗәлелек таләпләренә җавап бирә торган полимер нигезендә тармак проектларын үстерү һәм алга җибәрү белән дә шөгыльләнә. Агымдагы елда трансформация кысаларында СИБУР «Төзелеш» тармагын аерым сегментка бүлеп чыгарды, анда без үсеш өчен зур потенциал күрәбез. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстан нефть химиясе форумында СИБУР идарәсме әгъзасы - идарә итүче директоры Игорь Климов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык сегменты мисалында, ТР Рәисе ярдәме белән, 2023 ел ахырында Дәүләт Советында СИБУР тузган торак-коммуналь хуҗалык челтәрләрен алыштырудан һәм күп фатирлы йортларны, энергия нәтиҗәле полимер проектларын кулланып, җылытудан энергетик, климат нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

«Татарстан мисалында безнең исәпләүләр буенча, модернизацияләүгә чыгымнар 300 млрд сум булганда, куллануны киметү хисабына нәтиҗәлелек якынча 500 млрд сум булырга мөмкин», - дип фаразлады спикер.

Читайте на 123ru.net