World News

Роспотребнадзор: Казанның ике пляжындагы су гигиена нормаларына туры килми

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе халык күпләп ял итә торган урыннарда су сыйфатын даими тикшерүне дәвам итә. Анализ микробиологик, санитар-химик, паразитологик һәм вирусологик күрсәткечләр буенча үткәрелә.

2024 елның 26 августына булган мәгълүматлар буенча, берничә урында гигиена нормалары бозылу ачыкланган. Зәй шәһәр пляжы суындагы микробиологик күрсәткечләр нормаларга туры килми. Санитар-химик күрсәткечләр буенча тайпылышлар Казанның ике пляжында – «Зур Аккош күле» һәм «Түбән Елга аръягы»нда теркәлгән. Паразитологик һәм вирусологик күрсәткечләр буенча исә су үрнәкләре барлык тикшерелгән урыннарда да нормаларга туры килә.

Хокук бозулар ачыклану сәбәпле, Идарә район администрацияләре һәм җаваплы оешмаларга әлеге урыннарда су коену тыелу турында кисәтүче билгеләр урнаштыру тәкъдимнәре юллаган.

Агымдагы вәзгыятьне исәпкә алып, Роспотребнадзор идарәсе гигиена стандартларына туры килмәгән сулыкларда, суның сыйфаты яхшырганчы, коенудан тыелырга киңәш итә.

Читайте на 123ru.net