World News

Җиңүне якынайтачак: Түбән Кама махсус операция зонасына 12 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. «Татар-информ»га Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы 12 тоннаны тәшкил иткән.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин исеменә хәрбиләрдән хат килгән. Анда алар хезмәт шартларын яхшырту өчен кирәкле әйберләрне сораган. Гуманитар ярдәм формалаштыру буенча координатор Николай Колосов сүзләренчә, Түбән Каманың битараф булмаган халкы барлык кирәкле материалларны кыска вакыт эчендә җыйган.

Ярдәм составына фольгаланган изолоннар, блиндажлар төзү өчен материаллар, целлофан, рабица челтәре, генераторлар һәм алар өчен майлар, чылбырлы пычкылар кергән. Әлеге кирәкле предметлар инде хәрби частька җибәрелгән, солдатлар аларны уңайлырак шартлар тудыру өчен куллана алачак.

«Мондый ярдәм бик кирәкле булачак. Егетләр үзләренә кирәк нәрсәләргә заказ биреп, әйберләрне оператив рәвештә алуларына шат булыр. Бу, һичшиксез, кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәр һәм безнең Җиңүне якынайтыр», — дип өстәде Николай Колосов.

1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум (195 мең урынына) күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на 123ru.net