World News

Миңнеханов: Гаилә — ул гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклау нигезе

Бүген Казан Кремлендә Татарстанда иң яхшы дип танылган 45 гаилә хөрмәтенә тантаналы кабул итү булды. Аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россиядә 2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. «Гаилә - теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Традицион гаилә кыйммәтләрен трансляцияләү һәм зур нык гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу бик мөһим. Гаилә — ул гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклау нигезе», - дип уртаклашты ул бу иҗтимагый институтның әһәмиятен аңлавы белән.

«Сез үз өстегезгә ата-ананың бәяләп бетергесез игелекле хезмәтен — искиткеч балаларны лаеклы тәрбияләүне алдыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе кабул итүдә катнашучыларга.

Миңнеханов гаиләдә төп кешелек кыйммәтләре - җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, Туган илгә тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек салынуына ышаныч белдерде.

«Без илгә батыр уллар биргән аналар алдында баш иябез. Тыныч тормышыбызны геройларча саклаган махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына, гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сез аларның ышанычлы тылы һәм таянычы!» - диде ул.

«Без күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр белән күңел юмартлыгы, мәхәббәт һәм кайгыртучанлыклары өчен горурланабыз», - дип өстәде республика җитәкчесе.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов берничә дәүләт бүләге тапшырды. Биш баланың әти-әнисе Илнур Мотыйгуллин һәм Алия Нуралиева «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе күп балалы аналар - Фирүзә Шәрипова (Азнакай), Фәния Кәримова (Әлмәт), Мария Псурцева (Лениногорск), Гүзәлия Гыйльфанова (Тукай районы) һәм Нина Андреевага (Чирмешән) «Ана даны — Материнская слава» медален тапшырды.

2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин карары белән Россиядә 2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

Читайте на 123ru.net