World News

Казанда Шәһәр һәм республика көне уңаеннан салют булмаячак

Татарстан башкаласында 30 августта Шәһәр һәм республика көне уңаеннан планлаштырылган бәйрәм салюты булмаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

«Дуслар! 30 августка программада бераз үзгәрешләр бар. <...> республика оештыру комитеты бәйрәм программасына үзгәрешләр кертергә һәм салют оештырмаска булды», - дип аңлаттылар шәһәр администрациясендә.

Шул ук вакытта Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү кысаларында Казанда «Елмай» балалар паркы һәм «Вертолет» яшүсмерләр клубы ачылачак, ишегаллары һәм башка урыннардагы үзгәрешләр тәкъдим ителәчәк, башка төрле чаралар үткәреләчәк, дип искәрттеләр мэриядә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, салютны 22.00 сәгатьтә оештыру планлаштырыла иде.

Читайте на 123ru.net