World News

Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүче муниципалитетларга 100 автомобиль ачкычы тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш автомобиль ачкычлары тапшырды. Республика көненә багышланган тантана «Казан Экспо» каршындагы мәйданчыкта узды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барыннан да элек һәрберегезгә катлаулы көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без үз эшебездә һәрвакыт муниципаль берәмлекләргә таянабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, конкурсны уздыру дәверендә 3,2 мең яңа автомобиль тапшырылган.

«Сез үз вазифаи бурычларыгызны оператив һәм сыйфатлы үти алсын өчен алар урыннарда бик кирәк. Муниципаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнаша. Хәрбиләрне гуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә зур хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Җиңүчеләргә 100 автомобиль — 97 «Лада Нива Тревел» машинасы һәм 3 Sollers Atlant микроавтобусы ачкычлары тапшырылды.

Конкурс-смотр муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормышын яхшырту максатында үткәрелә.

Читайте на 123ru.net