World News

Татарстан мәчетләрендә Республика көнендә Ватан иминлеге өчен дога кылды

Бүген, Татарстан Республикасы һәм шәһәр көнендә, җомга намазларыннан соң Татарстан мәчет-мәхәлләләрендә дин кардәшләребез Ватан иминлеге һәм махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен дога кылды.

Мисал өчен, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Республика балалар клиник хастаханәсе янында ачылган «Әбүгалисина» мәчетендә җомга уздырды. Ул да илебез иминлеге өчен дога кылды. Ул да җәмәгать белән кул күтәреп Бөек Раббыбыздан илебезне һәм республиканы бәла-казалардан һәм дошманнардан саклауны, чәчәк атуын һәм иминлеген сорап, шулай ук халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны, гомумкешелек рухи кыйммәтләрен саклауны сорап мөрәҗәгать итте, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.

Татарстан мөселманнары үз догаларында махсус хәрби операция җирлегендә хезмәт итүче солдатларны искә алып, Аллаһтан алар өчен яклау һәм дошман белән көрәштә җиңү сорады.

Читайте на 123ru.net