World News

Апаста 100 еллык тарихлы балалар бакчасы заманча төзекләндерүдән соң ачылды

100 еллык тарихы «Кояшкай» балалар бакчасы бинасы зур үзгәреш кичереп, Республика бәйрәме көнендә балалар хозурына тапшырылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева хәбәр итә.

Шунысы да кызыклы – район башлыгы Айрат Җиһаншин үзе дә «Кояшкай» балалар бакчасына йөргән һәм бүгенгә кадәр күңелендә җылы тәэсирләр саклаган. Хәтта балалар бакчасыннан аерылуны кыен кичерүен дә хәтерли.

«Балалар бакчасы ул – иң якты урыннарның берсе. Балалар саны күбрәк булган саен, районның, Илебезнең, республиканың киләчәге бар. Балалар бакчасына йөри башлаган чаклар хәтердә. Бирегә килергә омтыла идек. Һәрбер мизгел истә. Балалар бакчасы гел тулы булсын. Нәниләр күңелендә бакчага йөргән, ремонттан соң бакчаның ишекләрен ачкан вакытлар якты истәлек булып калсын», - диде Айрат Җиһаншин.

Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев балаларга карап, аларның өметле киләчәген билгеләп үтте.

«Апаста берсеннән-берсе матур биналар ачылуга шатланам. Балалар үсеп килә. Бу инде безнең районыбыз да, авыллар да яши дигән сүз. Бу балалар бәхетле. Әти-әниләр дә балаларын ышанычлы, белемле кулларга китереп тапшыра. Балалар бакчада киләчәккә юл сала. Бина бик матур, үзенә тартып тора. Бакча озын гомерле булсын», - диде Марат Нуриев.

150 бала яңа бина бусагасын атлап керә. Төзекләндерү эшләренең суммасы 70 миллион сум булган. Хезмәтне «Заман» төзелеш оешмасы алып барган. Бу хакта бакча мөдире Алсу Хәйруллина белдерде.

Бакча ачылышына балалар матур чыгышлар әзерләгән.

Читайте на 123ru.net