World News

8 сентябрьдә Казанда сайлау участокларына кадәр түләүсез 31 автобус йөриячәк

8 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан башкаласы торак массивларында һәм башка ерак урыннарда яшәүчеләрне тавыш бирү участокларына алып бару өчен бушлай 31 автобус эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде.

«Безнең илдә сайлаулар һәрвакыт бәйрәм булды, анда гаиләләр белән киләләр, таныш-белешләр, дуслар белән очрашалар», – диде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Сайлау участокларында шулай ук балаларны да көтәләр. Алар өчен 20 зур мәйданчыкта төрле активлыклар, шул исәптән мастер-класслар, интеллектуаль-күңел ачу уеннары һәм эстафеталар оештырыла. 170 объектта традицион рәвештә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе продуктлары белән күчмә сәүдә оештырыла.

VII чакрылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә була. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең Либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на 123ru.net