World News

«КАМАЗ» Сенегалда завод ача

Тиздән Сенегалда «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте заводы барлыкка киләчәк. Бу хакта Африка Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Ясин Фаль хәбәр итте.

«Россиянең төрле инвесторлары Африка үсешенә ярдәм итә, <...> «Камаз» предприятиесе шулай ук якын киләчәктә Сенегал территориясендә булачак», — дип белдерде ул Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән уртак конференция вакытында. Бу турыда ТАСС яза.

Фаль фикеренчә, Россия-Сенегал хезмәттәшлеген үстерү өчен шулай ук ил икътисадының азык-төлек, энергетика һәм нефть-газ секторлары перспективалы. Россия бизнесменнарына шулай ук технологияләр һәм минераль ашламалар белән алмашуга инвестицияләр кертергә кирәк, дип саный ул.

КАМАЗ белән хезмәттәшлек мәсьәләсе 2023 елның июлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Маки Салл (ул вакытта Сенегал Президенты иде) очрашуында күтәрелде.

Читайте на 123ru.net