World News

Самараның Гали авылы халкы Габдулла Йосыповның изгелекләрен сагынып искә ала

Самараның «Бердәмлек» газетасында Фәния Кәримованың «Якты эз калдыра алсаң» дигән язмасы чыкты.

Гали авылы халкы арасында хөрмәт казанган Габдулла Лотфулла улы Йосыпов бакыйлыкка күчте...

Җәйнең иң матур вакыты, авылда кипкән печән, алма исе, кырларда инде урып-җыю эшләре башланган... Җәйге эшләр кайнап торган вакытта, аяз күктән яшен суккандай, хәбәр килеп ирешә: Габдулла Лотфулла улы Йосыпов бакыйлыкка күчкән! Соңгы вакытта авырып йөрсә дә, гаиләсе өчен көтелмәгән хәл булды бу. Әйе, үлем көтмәгәндә, сиздермичә генә килә шул адәм балаларына.

Габдулла абыйның нәсел тамырларын тикшерә башласаң, очы Гали авылына нигез салучы Морат бабкайга һәм Гали бабайга барып тоташуын күрәсең. Габдулла абыйның әтисе Лотфулла Гарифулла улы һәм әнисе Мәрьям Хафиз кызы сугыштан соңгы авыр елларда гаилә төзеп, авылда төпләнеп калганнар. Сугышның тузанлы юлларын үтеп кайткан Лотфулла ага, төп йортның нигезен саклап, кешеләргә ярдәм итеп, изгелекләр эшләп яши. Йосыповларның мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы алты балалары туа.

Зәйнәп Похвистнево юл төзү оешмасында лаборантка булып эшли, бер малай үстерә. Хәзерге вакытта вафат инде.

Нурулла, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, район авыл хуҗалыгы идарәсендә, соңрак Тарзеев исемендәге колхоз агрономы булып эшли, лаеклы ялга чыккач, 9 ел дәвамында 3 санлы мәхәллә мәчетендә мөэзин булып хезмәт итә.

Зәйтүнә, Похвистнево медицина училищесын тәмамлап, туган авылында 40 елдан артык фельдшер булып эшли, тормыш иптәше Рөстәм белән өч малай үстерәләр. Ринат уллары гына иртә, 19 яшендә вафат була.

Расих, Самарада яшәп, Эчке эшләр министрлыгында эшли, тормыш иптәше Лилия белән чибәрдән-чибәр биш кыз үстерәләр.

Габдулла, план институтын тәмамлагач, башта Тарзеев исемендәге колхозда баш бухгалтер, аннан «Хәләл» колбаса җитештерү цехында директор урынбасары булып эшли. Зөлбәрия ханым белән ике улларын үстереп тормыш юлына чыгаралар.

Әхмәдулла гаиләсе белән төп йортта кала. Уфа мәдрәсәсен тәмамлый, Төркиягә барып дин белемен ныгыта. Башта җирле мәктәптә, соңгы елларда Похвистневоның саклау структурасында хезмәт итә.

Йосыповларның балалары, оныклары барысы да илебезгә хезмәт итеп, гаилә тормышында үрнәк булып, лаеклы балалар үстерделәр. Димәк, нәсел җебе дәвам итәчәк.

Ә Лотфулла ага гомере буе ташчы да, балта остасы да булган, туган авылы өчен җан атып, тагын да матурайту, яшәтү өчен тырышкан. Аның бәяләп бетермәслек бер изгелеген авылдашлары әле дә сагынып искә алалар.

Динсезлек хөкем сөргән вакытта Гали авылының Югары оч мәчете манарасын кисеп төшерәләр, ә бинасын сүтеп, мәктәп төзеп куялар. Ничәмә еллар буе мәчет урыны буш тора, бер кеше дә анда йорт төзергә батырчылык итми. Ләкин, еллар үтү белән, динебез яңа сулыш ала һәм Лотфулла Гарифулла улы сүтелгән нигездә мәчет төзү хыялын тормышка ашыра башлый. Башта кирәкле язулар ясатып, җитәкчеләр тарафыннан рөхсәт алуга ирешә. Аннан халыктан акча җыеп, кирәкле төзү материаллары юнәтә, төзүчеләр бригадасы туплый, үзе дә төзү эшләрендә катнаша. 1991 елның көзендә җимерелгән мәчет урынында яңа мәчет калкып чыга, изге җирдә кабат азан тавышы ишетелә.

Бу вакытта инде 74 яшенә җиткән Лотфулла ага, Уфа мәдрәсәсенә барып дин белеме ала һәм үзе төзегән мәчеттә күп еллар имам вазифаларын үти.

Менә шундый гаиләдә туып-үскән Габдулла Лотфулла улының вафаты гаиләсе, туганнары өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә зур кайгы булды. Гомерен гаиләсенә, авылдашларына багышлаган, кеше күңелендә якты эз калдырган кешене югалтуы авыр шул. «Гомер еллар белән түгел, калдырган эшләрең белән үлчәнә», диләр. Әлеге сүзләр нәкъ Габдулла ага кебек кешеләр турында әйтелгән. Дөньялыкта яшәргә аңа бик аз гомер бирелсә дә, шул вакыт аралыгында корычтай ихтыяр көче, искиткеч тырышлыгы, уңганлыгы, кешелекле, кече күңелле булуы белән халык күңелендә уелып калыр Габдулла Лотфулла улы. Авылдашлары аны соңгы юлга озатканда туганнарына булган мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге, бигрәк тә гаиләсе белән Рәйсә апасын карап, аны хаҗга кадәр озата баруын искә алдылар.

Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр юллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә-буранга,

Чын мәгънәсендә кеше булганга, - дип шигырь юллары белән тәмамлаган язмам Габдулла аганың рухына дога булып барсын иде. Ә аның дәвамчылары булган уллары Камил, Наил һәм Рөстәмгә, Зөлбәрия апага сабырлыклар, җан тынычлыгы, эшләрендә уңышлар телисе кала.

Читайте на 123ru.net