World News

Авыл хуҗалыгы министры Лениногорск районында аграр предприятие җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Лениногорск районына килде. Биредә министр «Август-Лениногорск» җәмгыятендә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм «Лениногорск кошчылык фабрикасы»нда булды, соңыннан аграр предприятие җитәкчеләре белән очрашты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Бүгенге көндә «Лениногорск кошчылык фабрикасы» башка кош-корт үстерү юнәлешендә эшчәнлеген алып бару өчен ремонт эшләре үткәрә. 2024 ел башында җәмгыять «Чистополье» холдинг компаниясе составына керде. Холдинг Кошчылык фабрикасы эшчәнлеген күркә җитештерү комплексы буларак торгызу турында карар кабул иткән иде.

Бүгенге көндә күркә үстерү һәм симертү, сую һәм суыту цехларын тәэмин итү өчен яңа җайланмалар сатып алынган. Ремонт эшләре бара, җайланмаларны этаплап кошчылык өчен монтажлыйлар, яңа дезбарьерлар сатып алалар һәм урнаштыралар.

Шулай ук газ, электр һәм су белән тәэмин итүнең яңа линияләре үткәрелә. Эш технологиясе өйрәнелә, эшкәртелә.

Холдинг компаниясе җитәкчеләре сүзләренчә, киләчәктә кошчылык фабрикасы 6,5 мең тоннага кадәр күркә ите җитештерергә, шулай ук бөртекле культуралар үстерергә, шул исәптән фабриканы да үз азык базасы белән тәэмин итәргә планлаштыра.

Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда уҗымнарны чәчү, туфракны эшкәртү, хуҗалыкларның сезонлы эшләрне башкару өчен техник мөмкинлеген анализлау, кышкы сезонга әзерлек сораулары турында фикер алыштылар.

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында аңлатты, аграр җитәкчеләрнең сорауларына җавап бирде.

Читайте на 123ru.net